Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды коллегиясендә 2022 елда социаль иминият фонды эшчәнлеге нәтиҗәләре

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

2022 елда федераль социаль иминият фондының төбәк бүлеге тарафыннан вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча һәм ана булу сәбәпле 1,7 миллионнан артык пособие түләнгән. Бу төр пособиегә барлыгы 20,4 млрд. сум җибәрелгән.

Актив һәм электрон рәвештә

2022 елның 1 гыйнварыннан «Иминият белән тәэмин итүне турыдан-туры түләү» механизмы социаль пособиеләр түләү өчен актив (гаризасыз) булды. Республиканың барлык медицина учреждениеләре дә эшкә сәләтсезлекнең электрон кәгазьләрен формалаштыру буенча электрон хезмәттәшлеккә тоташтырылган. Бала тудыру сертификатының электрон форматына күчү башкарылды (40 меңгә якын электрон бала тудыру сертификаты рәсмиләштерелде, медицина оешмаларына 106 мең электрон бала тудыру сертификатларына талонга 355 миллион сумнан артык    түләнде).

Тернәкләндерүнең техник чаралары
2022 елда ТР гражданнарының ташламалы категориясен тәэмин итү буенча социаль иминиятләштерү фонды бүлеге чыгымнары 1,3 миллиард сум тәшкил итте. Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга 11,5 миллион берәмлектән артык товар бирелгән. 2022 елда социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлегенә тернәкләндерүнең әзер техник чараларын сатып алуга электрон сертификат бирү турында 2,8 мең гариза бирелгән. Шулардан 550 алучыга электрон сертификатлар ярдәмендә 40,8 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. 2023 елда электрон сертификат буенча протезлар сатып алырга һәм әзерләүгә заказ бирергә мөмкин булачак.

Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр
Яңа коронавирус инфекциясен диагностикалау һәм дәвалау буенча медицина ярдәме күрсәтүче медицина һәм социаль хезмәткәрләргә якынча 2,6 млрд. сумлык 154 меңнән артык махсус социаль түләүләр ясалды.

Субсидияләр


Эш бирүче чыгымнарын өлешчә компенсацияләү максатларында эшкә урнаштырылган эшсез гражданнар арасыннан хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләүгә 23 миллион сумлык субсидияләр түләнгән. 2023 елга эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итү чараларын алга таба гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Ташламаларга ия булучыларны шифаханә-курорт дәвалау
2022 елда ташламалы категориядәге гражданнарның шифаханә-курорт дәвалануына социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлегенә 210 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән, 8 мең санатор-курорт юлламасы сатып алынган, шулардан 805 - инвалид балалар. Бер меңгә якын юллама инвалид балаларга һәм 1 төркем инвалидларга бүлеп бирелгән.

Җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү - ФСС эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше.

2022 елда чыгымнар 2,4 млрд. сум тәшкил иткән. Ел ахырына Фондның төбәк бүлегендә әлеге төр иминият тәэмин ителеше буенча 11,3 меңнән артык алучы теркәлгән.

Мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият кертемнәрен администрацияләү


2022 елда республика иминиятчеләреннән социаль иминятләштерү бүлегенә 3,7 млрд. сумнан артык акча кергән. 2023 елга иминиятләштерүчеләрнең түләү дисциплинасын арттыру РСФ республика бүлеге өчен дә актуаль булып кала.

Социаль фонд эштә бердәм цифрлы платформаны кулланачак. Бу гражданнарны социаль ярдәм чараларын алуга мөрәҗәгать итү тәртибен гадиләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International