Президент кушуы буенча, хөкүмәт балаларны тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә тулы бер ярдәм системасын төзүне дәвам итә.
Хәзер ана капиталыннан айлык түләүне, баланың туу чиратына карамастан, аена бер кешегә ике төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле барлык гаиләләр ала алачак.
Түләүне балага өч яшь тулганчы ук алырга мөмкин. Әгәр гаиләдә өч яшькә кадәр берничә бала булса, түләүне аларның һәрберсенә рәсмиләштерергә мөмкин.
Гаилә бер үк вакытта бердәм пособиедан да, ана капиталыннан да акча алырга мөмкин.
✅Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша, КФҮтә яки Россиянең социаль фонды бүлегендә артык белешмәләрсез бирергә мөмкин.