Сугышчы-интернационалистлар мемориалында гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулуга багышланган митинг булды.
Митингта катнашучылар арасында Әфган сугышы ветераннары, һәлак булган сугышчы-интернационалистларның әниләре, ветераннар Советы һәм пенсионерлар берлеге әгъзалары, Яшь армиячеләр, мәктәп укучылары, шулай ук шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре бар иде.
Митингта катнашучыларга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, ветераннар Советы рәисе Лвриса Кривилева, Менделеевск районының хәрби комиссары Сергей Залуженко һәм әфганчылар берлеге рәисе Сергей Поспелов мөрәҗәгать иттеләр.
Аннары җыелганнар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.