Әлфия Когогина үз округының сәнгать мәктәпләре педагогларын һәм тәрбияләнүчеләрен пианист Денис Мацуевның концертына чакырды

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Чаллының Орган залында Россия Федерациясенең халык артисты, пианист-виртуоз Денис Мацуев концерты булды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина чакыруы буенча концертны Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары сәнгать мәктәпләре укучылары һәм укытучылары да карады. "Традиция буенча ел саен Яр Чаллыда дөньякүләм зурлыктагы йолдызларның хәйрия концертларын оештырабыз һәм бу юлы автокалада Россиянең халык артисты, пианист-виртуоз Денис Мацуев концерты узды. Шунысы мөһим: бу концертлар гына түгел, алар белән бергә без балалар һәм яшьләр талантларын үстерү өчен проектлар гамәлгә ашырабыз. Бу Мәскәү музыка мәктәбе профессорлары тарафыннан тыңлау да, атаклы педагоглардан мастер-класслар да, шундый уникаль музыка кичәләре дә. Минем округ сәнгать мәктәпләре укучыларын һәм педагогларын катнашырга чакырып, моның балалар өчен иң чын «мөмкинлекләр баскычы» икәнлеген аңлыйм. Әлеге концерт безнең яшь йолдызлар өчен дә хыяллары тормышка ашуга күпер булды дип ышанам!"- дип шәрехләде депутат.

«Музыка безне бәйләде» концерты кысаларында традицион джаз көйләре һәм классик темаларга джаз импровизацияләре яңгырады. Шулай ук Орган залы сәхнәсендә Россиянең атказанган артисты, әйдәп баручы джаз контрабасчы Андрей Иванов, барабанчы Александр Зингер, виолончелист Борислав Струлев, шулай ук «Синяя птица» Бөтенроссия яшь талантлар телевизион конкурсының Гран-при иясе, «Триумф Джаза» конкурсы Гран-при иясе Софья Тюрина (саксофон), бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты  Анастасия Тюрина (балалайка) чыгыш ясады.

Чара КАМАЗның беренче автомобилен җитештерү елына багышланган иде. 1976 елның 16 февралендә автомобиль заводының төп җыю конвеерыннан беренче кама йөк машинасы төшә. Музыка кичәсенең мәртәбәле кунаклары шәһәр төзүче предприятиенең ветераннары һәм иң яхшы хезмәткәрләре булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International