2023 елның 1 гыйнварыннан гражданлык-хокукый характердагы шартнамәләр төзелгән хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган гражданнар яңа хокуктан -вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле пособиеләр алу белән файдалана алалар.
Әлеге хокук, хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәткәр файдасына түләүләрдән иминият кертемнәре суммасы тулаем алганда 4 833,72 сумнан да ким булмаган күләмдә булса, туа.
Иминият очрагы барлыкка килгәндә, мондый хезмәткәр медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә, больничный рәсмиләштерергә һәм бу хакта эш бирүчегә хәбәр итәргә мөмкин. Эшкә сәләтсезлек кәгазе ябылганнан соң, эш бирүче өч эш көне эчендә Фондка пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле белешмәләрне тапшырырга тиеш.
РСФ вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиене белешмәләр бирелгән көннән алып 10 эш көненнән артмаган срокта билгели һәм түли.
Шулай ук РСФ 2023 елдан иминиятләштерелгән затларга иминиятләштерүче төзегән:
- эшләрне башкаруга һәм (яисә) хезмәтләр күрсәтүгә шартнамә;
· авторлык заказы шартнамәсе;
- фән, әдәбият, сәнгать әсәрләрен куллану хокукы турында шартнамә (алар буенча әсәр авторы түләүләр һәм башка бүләкләүләр ала) керә.