Әлфия Когогина: каты авыручы балаларны дәвалауга өстәмә акча җибәреләчәк

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта Россиядә теркәлмәгән каты авыру  балаларны дәвалау өчен дарулар сатып алганда " Круг добра" фондын өстәлгән бәягә салымнан азат итү турындагы закон проекты кабул ителде.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Дәүләт Думасы тарафыннан элек кабул ителгән закон нигезендә елына 5 млн сумнан артык керемгә НДФЛ 13 проценттан 15 процентка кадәр арттырылды. Россия Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән, керүче акча каты авырулы һәм хроник авырулары булган балаларга ярдәм фондына җибәрелә, шул исәптән сирәк очрый торган чирләр белән авыручы балаларга, балалар гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала. Хәзер өстәлгән бәягә салымнан азат ителү сәбәпле, Фондның балаларны дәвалауга юнәлдереләчәк өстәмә акчалары барлыкка киләчәк".

Норманы кабул итү каты авырулы балаларга, шул исәптән сирәк очрый торган чирләре булган балаларга медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән дару препаратларын алып кергәндә һәм башта «Круг добра» фондына, ә аннан соң тиешле оешмаларга тапшырганда өстәмә бәягә салымны гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International