Эшчәнлек нәтиҗәлелеге турында сораштыру үткәрү турында

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2023 елның 29 гыйнварындагы ПУ-79 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасында шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яисә Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүче муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру уздырыла.

Сораштыруда төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре булган 18 яшьтән 90 яшькә кадәрге гражданнар (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) катнаша ала. 

Социологик тикшеренү Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында сылтама буенча онлайн анкета сораштыруы үткәрү аша башкарыла https://open.tatarstan.ru/polls/ .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International