Администрациядә алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча Координация советы узды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген администрациядә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары рәислегендә алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча Координация советы узды.

Алкоголь продукциясен реализацияләүне бозган өчен салынган штрафлар турында мәгълүматны   Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең Менделеевск районы суд приставларының өлкән суд приставы башлыгы Пермяков Дмитрий Сергеевич җиткерде.

2023 елның гыйнварында районда алкоголь һәм спиртлы продукция белән агулану турында «Менделеевск үзәк район хастаханәсе»ДАССУның баш табиб урынбасары Гайнетдинов Нияз Наил улы сөйләде.

Шулай ук 2023 елның гыйнварында тикшерү буенча үткәрелгән чаралар, алынган продукция буенча мәгълүмат турында фикер алыштылар;

2023 елның гыйнварында Менделеевск районы территориясендә алкогольле продукцияне сату нәтиҗәләре, 2023 елның гыйнварында ачыкланган бозулар турында; «Халык контроле» системасына килгән гаризалар саны һәм аларны карау нәтиҗәләре, «Татспиртпром» АҖ аракы буенча адреслы программаны үтәү һәм салынган штрафлар турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының контроль - инспекция бүлеге консультанты Досманова Эльмира Рафаил кызы сөйләде 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International