Мобилизацияләнүчеләрнең керемнәре ихтыяҗны бәяләү өчен кертелми

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Мобилизацияләнүчеләрнең керемнәре бала туу һәм тәрбияләү буенча бердәм пособие алу мөмкинлегенә тәэсир итми, дип билгеләп үтте РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова Татарстан Республикасы Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары турында турыдан-туры эфир кысаларында.

"Бу нормалар узган елның октябрендә ук кертелгән иде. Элек 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга карата билгеләнгән пособие белән параллель үткәрсәк, Татарстан Республикасының мобилизацияләнгән гражданнар арасыннан 289 гаилә балаларга әлеге пособиене   алды", - дип сөйләде ул.

Шулай ук мобилизацияләнгән гаиләләр 3 яшькә кадәрге беренче балага пособие, 3 яшькә кадәрге балага айлык түләүләр һәм йөклелек буенча пособие алырга өметләнә ала. "Әгәр финанс бәяләү нәтиҗәләре буенча гаиләнең җан башына уртача кереме ике яшәү минимумыннан артмаса, пособие билгеләнә. Бу очракта мобилизацияләнгән гаилә өчен ташлама да бар, мобилизацияләнгән гражданның кереме исәпкә алынмый», — дип аңлатты Полякова.

РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, агымдагы елның гыйнварыннан балалар түләүләре бала туу һәм тәрбияләү буенча бердәм пособиегә берләштерелгән. Элегрәк балаларга пособиеләр социаль яклау органнары һәм пенсия фонды линиясе буенча бер үк вакытта түләнгән иде. Бердәм пособие балаларга төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100% тәшкил итә һәм кешегә бер төбәк яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә бирелә.

Шулай ук пособие биргәндә гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителеше дә бәяләнә, шул ук вакытта барлык күчемсез милек исәпкә алына. Гомуми мәйданы гаиләнең бер әгъзасына 24 кв.метрдан артса, пособиедән баш тартачаклар. Гаиләнең финанс хәлен тулысынча бәяләгәндә, мобилизацияләнгәннәр өчен билгеләнгән өстенлекләрне исәпкә алмыйча, пособие бер елга билгеләнә. Мобилизацияләнгәннәр өчен ташламалар кулланылган очракта, пособие 6 айга гына бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International