Социаль фондның клиент хезмәте хәбәр итә, социаль фонд берничә төрле өлкән гражданны автомат рәвештә яңа пенсия төренә күчерә, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирә. Сүз 80 яшьлек туендыручысын югалтучы пенсионерлар турында бара.
Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге пенсия законнары буенча, картлык буенча иминият пенсиясен алган гражданнарга 80 яшь тулгач беркетелгән арттырылган түләү билгеләнә, бу пенсиягә шактый акчалата өстәмә булып тора. Законның әлеге нормалары иминият пенсияләрен алучыларга гына кагылганлыктан, туендыручыны югалту очрагы буенча пенсия алучылар алар өчен отышлырак пенсия төренә бары гариза буенча гына күчә алалар.
"Хәзер социаль фонд белгечләре пенсия эше материаллары буенча мәгълүматны үзләре тикшерә һәм, 80 яшьлек гражданның пенсия күләме, чыннан да, артса, автомат режимда күчерүне гамәлгә ашыра",-дип билгеләп үтте Менделеевск районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова.
Сорауларга җавапларны 8 800 1-00000-1 гражданнар белән бердәм элемтә үзәге номеры буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).