Хәрби операциядә катнашу чоры икеләтә пенсия стажына исәпләнә. Бер ел эчендә махсус хәрби операциядә катнашкан өчен 3,6 шәхси пенсия коэффициенты исәпләнә.
Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алганда айлык акчалата түләү билгеләнә.
Инвалидлык ачыкланган очракта гражданга инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе, хәрби җәрәхәтләр буенча айлык акчалата компенсация, айлык акчалата түләү һәм айлык матди тәэмин итү билгеләнәчәк.
Ярдәм чаралары алу өчен РПФның ТР буенча клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр хәрби хезмәткәрләргә һәм аның гаилә әгъзаларына пенсия ведомство тарафыннан түләнсә, компенсацияләр һәм түләүләр өчен әлеге ведомствога мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат sfr.gov.ru сайтында