Республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч, авыруларның үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч, хайван авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Юрий Матвеев, Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Кама идарәсе, җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе вәкилләре, видеоконференцэлемтә режимында дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре , муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, район ветеринария берләшмәләре, авыл җирлекләре башлыклары  катнашты

Менделеевск районыннан утырышта видеоконференцэлемтә режимында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, мал  табибы Наил Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин, җирлек башлыклары, фермер хуҗалыклары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында африка дуңгыз чумасы чыганакларын бетерү һәм Татарстан Республикасы территориясендә инфекция таралуга юл куймау буенча чараларның үтәлешен карадылар.

Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республика Президенты Указы белән африка дуңгыз чумасы буенча барлык чикләүләр гамәлдән чыгарылган. Яңа инфекция үзәкләре ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International