Татарстан Республикасы Социаль  фонды инвалидларны тернәкләндерүнең шәхси программасы буенча автомобиль ачкычларын тантаналы рәвештә тапшырды

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

​Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге итештерүдә бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә зыян күргән республика гражданнарына механик тапшыру тартмасы булган автомобильләргә ихтыяҗны тулысынча япты. Яңа хуҗаларына автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы 28 февральдә "КАН АВТО" салонында узды.  Зыян күргән гражданнарга транспорт чаралары шундый күләмдә беренче тапкыр тапшырылган.

33 автомобильне 34 яшьтән 76 яшькә кадәрге гражданнар алдылар, тагын 4 автомобиль, элекке автомобильнең 7 еллык эксплуатация срогы тәмамланганчыга кадәр, хуҗаларын көтә. 

Кагыйдә буларак, социаль тернәкләндерү чарасы сыйфатында автомобиль терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килүнең авыр нәтиҗәләре булган кешеләргә бирелә.  Инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы (ИПРА) медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан рәсмиләштерелә, автомобильнең конкрет модификациясе күрсәтелә.

"Бүгенге көндә ИПРА программасы буенча механик тапшыру тартмасы булган автомобильгә мохтаҗ барлык татарстанлылар да транспорт чарасы белән тәэмин ителгән. Тышкы ягы белән машиналар стандарт җиңел машиналардан бөтенләй аерылып тормый, ә менә эчке җиһазлар – башка. Автомобильләр завод шартларында махсус  һәм һәр алучыга, аның сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, җиһазландырылган. Бу кешегә руль артында ышанычлы һәм уңайлы булырга мөмкинлек бирә. Бу төр дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең күпчелеге актив тормыш рәвеше алып бара, ә кайберләре һөнәри эшчәнлеккә әйләнеп кайта», – дип шәрехләде  РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Автомобиль зыян күрүчегә 7 елга бер тапкыр бирелә һәм милеккә рәсмиләштерелә. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү җитештерүдә зыян күргән гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре булып тора һәм аларның социаль һәм һөнәри өлкәдә тулысынча реинтеграцияләнүенә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International