Беренче мәктәп базасында гражданнар җыены узды.
Шәһәрдә җитәкчеләрнең халык белән очрашулары дәвам итә.
Гражданнар җыены-бу аралашу форматы, анда яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры җитәкчелеккә бирә алалар.
Очрашуда «Бондюжский» ТИҮ эшчәнлеге турындагы хисап белән иҗтимагый үзәк рәисе Рәмзия Әхмәдиева чыгыш ясады.
Аннары 2022 елгы җыенда яңгыраган хәл ителгән мәсьәләләр турында җитәкченең төзелеш, инфраструктура үсеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары Алмаз Исхаков сөйләде.
Менделеевск районы территориясенең социаль-икътисади үсеше турында район башлыгы Радмир Беляев сөйләде.
Халык төрле сораулар бирде. Төп сораулар- күпфатирлы йортларга капиталь ремонт, ТКХ буенча исәпләүләр, ишегалларын кардан чистарту. Шулай ук фикер алышуга бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен элеккеге профилакторийны реконструкцияләү идеясен дә күтәрделәр. Әлеге мәсьәлә турында Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы белән фикер алышабыз, чөнки объект аларның милкендә. Тимер юл аркылы чыгу урыннарын төзекләндерү бурычы куелды.
Президент программасы буенча Бондюгта газлаштыру мәсьәләсендә актив эш алып барыла.
Барлык сораулар да тыңланды һәм алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.