2022 елның 7 октябреннән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»2022 елның 7 октябрендәге 379-ФЗ номерлы һәм 2022 елның 4 ноябреннән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 419-ФЗ номерлы федераль законнар үз көченә керде.
379-ФЗ номерлы һәм 419-ФЗ номерлы федераль законнар Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2022 елның 24 февралендә кабул ителгән махсус хәрби операция уздыру турындагы карар белән бәйле рәвештә эшләнгән.
Күрсәтелгән Федераль законнар махсус хәрби операциядә катнашкан аерым категориядәге гражданнарның социаль якланганлыгын күтәрүгә юнәлтелгән: ихтыярый формированиедә булу, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәү чорында, сугыш вакытында, кораллы конфликтлар барлыкка килгәндә, контртеррористик операцияләр уздырганда, шулай ук Россия Федерациясе Хәрби Көчләрен Россия Федерациясе территориясеннән читтә кулланганда; хәрби хезмәт узган вакытта.
Югарыда күрсәтелгән Федераль законнар кабул ителүгә бәйле рәвештә пенсия белән тәэмин итүнең, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларының аерым мәсьәләләренә тукталыйк.
Шулай итеп:
1) ирекле формированиедә булу чоры 400-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясында каралган эш һәм (яисә) башка эшчәнлек чорлары белән бергә иминият стажына кертелә;
2) чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чоры, хәрби хезмәт узу чорында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары, ирекле формированиедә булганда махсус хәрби операциядә дә катнашу чорлары 400-ФЗ номерлы Федераль законның 8 статьясындагы 1.2 өлеше нигезендә билгеләнә торган картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясенә хокукны билгеләү өчен «озак» стажның дәвамлылыгын санаганда исәпкә алына;
3) хәрби хезмәт узу чорында яисә ирекле формированиедә булу чорында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары иминият стажын исәпләгәндә, шул исәптән "озак" стажның дәвамлылыгы икеләтә күләмдә исәпкә алына.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 14 ноябрендәге 2055 номерлы карары белән 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелде. Кагыйдәләрнең 4 пунктындагы яңа «в» пунктчасы нигезендә авыл хуҗалыгында эш стажына исемлектә каралган эш артыннан турыдан-туры килүче түбәндәгеләр керә:
- Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәт узу чорлары;
Шулай итеп, авыл хуҗалыгында эш стажына запаста торучы һәм гадәттән тыш хәлләр чорында контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләк белдергән граждан белән төзелгән контракт буенча хәрби хезмәт узу чоры кертелә;
Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашу чорлары күрсәтелгән чорларда икеләтә күләмдә исәпләнә.