8 Мартка багышланган концерт

2023 елның 4 марты, шимбә

Кичә С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Тантанада катнашучыларны район башлыгы Радмир Беляев тәбрикләде:


- Сез, кадерле хатын-кызларыбыз - илебезнең, республикабызның һәм районыбызның төп байлыгы, чөнки гомер буе хатын-кызлар балаларны чын патриотлар, Ватаныбызның тугры яклаучылары итеп тәрбияли.  

Шулай ук сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Менделеевск районы хатын-кызларына да мөрәҗәгать итте:


Кадерле хатын-кызлар, ихтыяр көчегез өчен рәхмәт сезгә! Без барыбыз да хатын-кызлар, барыбыз да төрле булуга карамастан, күңелдә без барыбыз да бертуган апалар кебек. Без һәрвакыт бер-беребез белән янәшә. Һәм мин сезгә һәр көн шатланырлык кына сәбәпләр телим. Сезгә сокланам. Рәхмәт!

Залда тамашачылар арасында сугыш һәм хезмәт ветераннары, герой аналар, тәрбиягә алган балаларның әниләре, геройларны тәрбияләгән әниләр бар иде.

Ә районның иҗат коллективлары үзләренең иң яхшы номерларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International