"Социаль ятимлек һәм имин булмаган гаилә" "кайнар линия"телефоны

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

2023 елның 9 мартында социаль ятимлек һәм имин булмаган гаилә   мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.

«Кайнар линия» телефоны аша белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:
ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү, эшкә сәләтсез яки хәбәрсез югалган дип танылу нәтиҗәсендә ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның мәсьәләләре турында;
- ата-аналары булган, бала тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәгән балаларнын мәсьәләләретурында;

- гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган хәлләр турында.

«Кайнар линия " телефоннары: (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.

Гражданнарга консультация бирәчәкләр:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,
«мәрхәмәт-шәфкатьлелек»Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын — кызлар-депутатлар берләшмәсе вәкилләре,
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы,
ТР Прокуратурасы,
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы,
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе,
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International