14 марттан Ижау-Түбән Кама-Ижау шәһәр яны поездларына өстәмә тукталышлар билгеләнде

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Пассажирларга уңайлы булсын өчен, 14 марттан  6755/6756 номерлы Ижау – Түбән Кама һәм 6757/6758 номерлы Түбән кама – Ижау шәһәр яны поездлары Иж-Бубый һәм Мукшур станцияләрендә, шулай ук 10 һәм 20 километр тукталыш пунктларында тукталыш ясаячак.

Түбән Кама ягына ижбобья станциясеннән поезд 04.26 сәгатьтә,  10 км  - 04.32 сәгатьтә,  20 км    - 04.42 сәгатьтә, Мукшур станциясеннән 05.17 сәгатьтә китәчәк.

Ижау ягына Мукшур станциясеннән поезд 19.29 сәгатьтә,   20 км -20.02 сәгатьтә,   10 км - 20.14 сәгатьтә, Иж-Бубый станциясеннән 20.22 сәгатьтә китәчәк.

Өстәмә тукталышлар кертелү сәбәпле, Ижау-Түбән Кама-Ижау шәһәр яны поездлары йөрү тәртибе үзгәрәчәк.

Ижау – Түбән Кама йөреше буенча 6755/6756 номерлы поезд Ижау станциясеннән 03.30 сәгатьтә (10 минут алданрак) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр Алнаш станциясенә кадәр барлык тукталыш пунктларына кагылачак. Алнаш станциясеннән поезд гамәлдәге расписание буенча бара. Түбән Кама станциясенә 09.13 сәгатьтә килә.

6757/6758 номерлы поезд Түбән Кама - Ижау юнәлеше белән Түбән Кама станциясеннән 16.36 сәгатьтә китәчәк һәм Алнаш станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча бара. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына кагылачак. Ижау станциясенә 21.28 сәгатьтә килә.

Расписаниедә Мәскәү вакыты күрсәтелгән.

Барлык маршрутлар буенча да тулы мәгълүмат алырга мөмкин:

- 8 (800) 550-53-93 (тәүлек әйләнәсе) телефоны буенча;

- "Россия тимер юлы пассажирларга" мобиль кушымтасында;

- кассалардагы мәгълүмат стендларында һәм тукталыш пунктларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International