Финанс продуктларына гаризалар кабул итү башлануы турында

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) 2023 елның 6 мартыннан «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд) тарафыннан ташламалы финанс продуктларына гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә: «Төзелеш 2023» заемы һәм «Җитештерүне үстерү 2023»заемы. Продуктлар муниципаль сәнәгать (индустриаль) паркларының идарәче компанияләре һәм аларның Министрлык белән килешүләр төзегән резидентлары эшчәнлегенә ярдәм итү өчен булдырылган.

Гаризалар Фасттрек.РФ порталының шәхси кабинеты аша, Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт адресы буенча бизнес өчен КФҮтә яки Фондның төбәк вәкилләре аша кабул ителә. Ташламалы финанс продуктлары турында тулырак мәгълүмат белән 8(843)222-90-62 телефоны һәм Фонд сайтында танышырга мөмкин https://fpprt.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International