Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге кайбер түләүләрне күчерү графигына үзгәрешләр кертелгәнен хәбәр итә

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр 2023 елның апрелендә март ае өчен күчереләчәк.

2023 елның 1 гыйнварыннан социаль яклау органнарыннан Россиянең социаль фондына күчкән 0 яшьтән 3 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү март аенда февраль, апрельдә март ае һ.б. күчәчәк


Яңа күчерү графигы әлеге пособиеләрне түләүгә кагыла, ягъни түләүләр узган ай өчен башкарылачак.


** Консультация сорап 8-800-1-00000-1 Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 8.00 дән 20.00 гә кадәр (бушлай шалтырату) яки ТР буенча  РСФ  бүлекчәсенең рәсми социаль челтәрләре аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


#СФР #мөһим #маткапсфр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International