Балалар ышаныч телефоны балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә тормышның аеруча авыр чорларында ярдәм итүнең мөһим коралы булып тора.
Балалар ышаныч телефоны белгечләренең ярдәме балалар һәм гаилә иминлеген, балалар һәм яшүсмерләрнең стресс һәмүз-үзенә кул салу кәефләрен профилактикалауга, балалар хокукларын яклауга, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм абонент кичерә торган психоэмоциональ киеренкелекне, кичерешләрне юкка чыгаруга юнәлтелгән.
2022 елда Татарстан Республикасында балалар ышаныч телефонына балалардан, яшүсмерләрдән һәм аларның ата-аналарыннан 38 меңнән артык шалтырату кергән. Бу узган ел белән чагыштырганда 9,5 процентка күбрәк, һәм 2020 елга караганда 18,8 процентка күбрәк.
Исегезгә төшерәбез, 2010 елдан Татарстан Республикасында 8-800-2000-122 бердәм гомумроссия ышаныч телефоны эшли.