2023 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе артты һәм аена 1469 сум 74 тиен тәшкил итә, шул исәптән: 1132 сум  3 тиен кирәкле медикаментлар белән тәэмин итүгә, 175 сум 12 тиен төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә – курорт дәвалануына юллама бирүгә, 162 сум 59 тиен шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүгә, шулай ук шәһәрара транспортында дәвалану урынына бару һәм кире кайту.

Социаль хезмәтләр җыелмасы айлык акчалата түләү алган ташламалы категория гражданнарга бирелә.

Аларга Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары; инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар; радиация йогынтысына дучар булган гражданнар; "блокадалы Ленинградта яшәүче" яки "Камалышта булган Севастопольдә яшәүче" билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар һәм кайбер башка категорияләр керә. Айлык акчалата түләүне билгеләгәндә гражданның бер үк вакытта социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукы да барлыкка килә.

Менделеевск районында 2052 граждан ай саен акчалата түләү алучылар булып тора.

Социаль хезмәтләр җыелмасы турында аерым гаризаны радиациягә дучар булган категориягә кергән гражданнарга гына бирергә кирәк. Калганнары аны айлык түләү билгеләгәндә автомат рәвештә алалар.

Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәтләр җыелмасы турында билгеләнгән үрнәктәге белешмәне менделеевлылар социаль фондның клиент хезмәтендә яки КФҮдә, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында онлайн ала ала.

Белешмәдә ташламалы категория, түләүне билгеләү вакыты һәм гражданның агымдагы елда хокуклы булган социаль хезмәтләр исемлеге күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International