Шәһәр мәктәпләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләшүләр бара

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

«ЮХИ» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова балаларга һәм яшүсмерләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртү өчен Менделеевск шәһәрендәге мәктәпләрдә әңгәмәләр үткәрә башлады.

Язгы каникуллар алдыннан « ЮХИ» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы 1 һәм 3 нче мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде. Укучыларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Профилактик әңгәмәләрнең төп максаты-юл хәрәкәтендә куркынычсыз катнашуның белемнәрен, күнекмәләрен  ныгыту.

Мәликә Халикулова укучыларга юлда һәм транспортта үз-үзләрен тоту үзенчәлекләре, билгеләнгән урыннарда юл аша чыгу турында сөйләде, ишегалды территорияләрендә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында кисәтте. Юл аша чыкканда колакчыннар һәм кәрәзле телефон куллануның рөхсәт ителмәвенә аерым игътибар бирде.

Шулай ук балаларга кичке вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементлар кию кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International