Менделеевскида авыл халкы балалар бакчасы янындагы атынгычларны һәм тауларны яңартырга булдылар

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Менделеевск районында яшәүчеләрнең инициатив төркеме Монай авылында «Тургай» балалар бакчасы өчен уен һәм интерактив җиһазлар сатып алырга булды. Бу торак пунктта җир кишәрлекләре, шул исәптән, күп балалы гаиләләргә бирелгән, һәм халык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә инфраструктураны яңартырга карар кылган.

"Монайда барлыгы 31 мәктәпкәчә яшьтәге бала. Ләкин 2022 елда аларның 6 сы гына мәктәпкәчә учреждениегә йөргән, 17 сабый Менделеевск балалар бакчаларына йөргән, чөнки анда заманча җиһазлар бар. Без үзебез инфраструктураны яхшыртырга булдык, гаиләләр балаларын шәһәргә түгел, ә үз авылларындагы бакчага бирергә тиеш», - дип сөйләде «Балалар – безнең киләчәгебез» проектының координаторы Александр Антипов. 

Инициатив төркем шулай ук Менделеевск районы башлыгының шәхси кабул итүендә булды. Радмир Беляев авыл халкының башлангычын хуплады, бүгенге көндә авылда яшәүнең җәлеп итүчәнлеген арттыру, уңайлы шартлар тудыру бик мөһим, дип билгеләп үтте. 

«Балалар – безнең киләчәгебез» проекты буенча активистлар төркемнәргә интерактив һәм уен җиһазлары, шулай ук урам уен мәйданчыгы сатып алырга планлаштыралар. Яңарту бәясе 369 мең сум дип бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International