«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Хәликулова Менделеевск шәһәренең 2 нче, 3нче мәктәп, 1нче гимназия укучылары белән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде, җәяүлеләрнең юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен камилләштерү кагыйдәләренә аерым игътибар бирде, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең конкрет мисалларын карады. Юл-транспорт һәлакәтендә балаларның хаталарын һәм аларны булдырмый калу мөмкинлекләрен ачыкладылар. Укучылар юл хәрәкәте хәлләре турында актив фикер алыштылар һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләре дә аңлаттылар. Алар яки аларның танышлары белән тормышта булган мисалларны сөйләделәр.
Шулай ук шәхси куркынычсызлык максатларында балаларга кичке һәм караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланырга киңәш ителде, шулай итеп, тәүлекнең караңгы вакытында юл кырыенда үзләрен мөмкин кадәр куркынычсызрак итәргә кирәк.