14-20 март көннәрендә Краснодар краеның Анапа шәһәре Витязево бистәсендә 15-17 яшьлек яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында тхэквондо буенча Россия беренчелеге узды.
Ярышларда Россиянең иң көчле 757 спортчысы катнашты.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «БАТЫР» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Кудряшова Карина 55 килограммга кадәрге авырлык категориясендә чыгыш ясады (тренеры Сәлимуллина А. Р.)
Карина быел гына бу яшүсмерләр яшенә керде һәм җиңелүгә карамастан, безнең спортчы кыз зур тәҗрибә, алга таба эшләргә стимул алды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Карина үз үлчәү категориясендә 39 кеше арасында 17 нче урында тора.