Администрациядә район башлыгы Радмир Беляев, район прокуроры Ришат Шакиров һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы Роман Водников катнашында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Менделеевск муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең 31 гыйнвардагы утырышыберкетмәсенең үтәлеше турында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгының ярдәмчесе Рөстәм Сабитов сөйләде.
Аннары ел башыннан район юлларында юл-транспорт хәле һәм авария хәлләре турында фикер алыштылар. Бу тема буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча ЮХИДИ бүлегенең өлкән инспекторы Алмаз Сафин хәбәр итте. Ел башыннан Яр Чаллы - Әгерҗе трассасында 1 юл-транспорт һәлакәте булды, кызганычка каршы, 4 кешенең гомере өзелде. Шуңа бәйле рәвештә, район башлыгы юл хәлен контрольдә тотуны көчәйтергә, әлеге участокта камералар санын арттырырга, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан патрульлек итүне көчәйтергә кушты.
- Камералар күбрәк, контроль ышанычлырак булган саен, куркынычсызлык та югарырак булачак. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, - дип аңлатма бирде Радмир Беляев.
Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, исерек килеш машина йөртү кала.
Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников язгы-җәйге чорга әзерлек һәм район территориясендә юл эшләрен башкару турында сөйләде.
Шәһәр юлларында чокырларны ремонтлау эшләре башланган инде. Апрельдән майга кадәрге чорда юл билгеләренең 25% ы алыштырылачак.
2023 елга юл эшләре программасы:
1. Татарстан Республикасы җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре программасы (Юл фонды) - 1,062 км»
2. "Татарстан Республикасы торак пунктларының юл-урам челтәрен ремонтлау " - 2,406 км.
3. "Татарстан Республикасы җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре программасы" (ЮХИ буенча чаралар) буенча - 96 юл билгесен алыштыру.
4. "Татарстан Республикасы район үзәкләре һәм шәһәрләренең асфальт-бетон белән капланган юл-урам челтәрен ремонтлау" - 2,156 км.
Шулай ук М-7 юлы участогына капиталь ремонт ясалачак; Яблочко елгасы кушылдыгы аша Абалач авылында күпер төзү планлаштырыла, бүгенге көндә күпер төзү өчен документлар әзерләнә.
Авырлык һәм габарит контролен тәэмин итү мәсьәләсе турында
"Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Сергей Карпов сөйләде.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәнең юл яны полосаларын куллануның билгеләнгән тәртибен үтәүне тәэмин итү бүлегенең баш белгече Алексей Дудник төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буйлап урнашкан объектларны туры китерү турында сөйләде.
«Автошәһәрчек» мәйданчыгы проектын тормышка ашыру этаплары турында Чаллы шәһәре территориаль идарәсенең Менделеевск районындагы бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова сөйләде. Быел 12 балалар бакчасы территориясендә балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен автошәһәрчек барлыкка киләчәк.
- Бөтен эш барлык юнәлешләр буенча җаваплы башкарылырга тиеш. Һәр җитәкчедән каралган барлык йөкләмәләрнең үтәлешен тикшереп торуын сорыйм. Халкыбызның иминлеге-беренче урында! - дип йомгаклады район башлыгы.