Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2023 елга планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Тукай торак пунктындагы филиал объектында 2023 елның 13 апрелендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр аналог («ТНВ «телерадиокомпаниясе» АҖ) һәм цифрлы программалар тапшыруларын сүндереп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк .
Шуңа бәйле рәвештә, телерадиотапшырулар программалары вакытлыча сүндереләчәк.