2023 елның беренче ике аенда исәпкә алу-теркәү гамәлләренә 100 меңнән артык татарстанлы гариза биргән

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8%ка арткан. Алар арасында 50% ка кадастр исәбенә бирелгән гаризалар саны арткан, ведомствога 15 меңгә якын шундый мөрәҗәгать кергән.

Шул ук вакытта Татарстан Росреестрына электрон рәвештә 55 меңнән артык гариза кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 44%ка күбрәк.

Шулай ук бу елның беренче ике аенда Росреестр тарафыннан 15 меңнән артык ипотека теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечтән 11%ка кимрәк. Татарстанлылар еш кына торак биналарга (7 меңнән артык) һәм җир кишәрлекләренә (5 меңнән артык) ипотека рәсмиләштергән.

"Татарстан Росреестры тарафыннан хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскарту буенча даими эш алып барыла, шул исәптән нотариуслар, төзүчеләр һәм күчемсез милек базарының башка һөнәри катнашучылары белән тулы электрон хезмәттәшлеккә күчү юлы белән. Мәсәлән, җирле үзидарә органнары белән әлеге күрсәткеч 100 %ка җитте. Банклар белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирәбез, алардан кергән барлык документларның 89%ы электрон рәвештә килә, һәм аларның 96%ын диярлек Росреестр 24 сәгать эчендә терки”, - дип билгеләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Исәп-теркәү гамәлләренә килгәндә, карала торган чорда 177 мең тирәсе хокук ( 12%) теркәлгән. Шул исәптән татарстанлылар торак биналарына 47 мең (4%) һәм җир кишәрлекләренә 31 меңнән артык (6%) хокукны теркәгән.

 "Хокукларны теркәү өчен күпсанлы мөрәҗәгатьләр республиканың күчемсез милек базарында югары динамиканы раслый. Күбрәк гражданнар  Росреестрга документларны электрон рәвештә тапшыру мөмкинлегеннән файдаланалар һәм  үз вакытын экономиялиләр.  2021-2022 елда күчемсез милек белән килешүләрнең актив үсеше күзәтелде, шуңа күрә бераз кимү  булырга мөмкин”, - диде Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International