РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина "Эшлекле Кырым. Үсеш Формуласы" төбәк-ара форумы спикеры булып чыгыш ясады.
"Форум мәйданчыгында без контроль-касса техникасын куллану, реклама турында Федераль законга үзгәрешләр кертү, ирекле-икътисадый зонаның эшләве, эшмәкәрлек, балалар ялы һәм туризмны үстерү һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштык. "Бердәм Россия " эшлекле берләшмә вәкилләре белән бергә эшкуарларга ярдәм чараларының актуальлеге турында чыгыш әзерли. Бу хакта Президент «Яңа икътисади чынбарлыкта эшмәкәрлек» партия форумы нәтиҗәләре буенча йөкләмә бирде, – дип искәртте «Бердәм Россия» партия проектының "Эшмәкәрлек" федераль координаторы