Роспотребнадзор туберкулезны профилактикалауның әһәмиятле икәнен искә төшерә

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Туберкулез - дөньяда киң таралган йогышлы авыру. Туберкулез (Mycobacterium tuberculosis) кузгатучысы аеруча еш үпкәләрне зарарлый, иммун системасына зыян сала.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләве буенча, дөньяда 10 миллионга якын кеше туберкулез белән интегә.

Россия Федерациясендә 10 ел дәвамында туберкулез белән авыручыларның кимүе күзәтелә. Әйтик, 2022 елда 100 мең кешегә авыру күрсәткече 31,11 очрак тәшкил итсә, узган дистә ел башында ул 60 очрактан артып киткән.

Туберкулез таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән төп чаралар булып балаларга привика ясау, авыруларны һәм йогышлы затларны иртә ачыклау һәм дәвалау, туберкулёз инфекциясе чыганакларында эпидемиягә каршы чаралар үткәрү тора.

Туберкулез белән һәркем йогышлана ала. Авыруның башлангыч стадияләрендә клиник чагылышлар бөтенләй юк диярлек, бу исә туберкулез белән авыручыларның медицина ярдәме сорап соңлап мөрәҗәгать итүенә китерә, ягъни инде ачыкланган клиник күренешләр барлыкка килгәннән соң (йөткерү, температура күтәрелү, арыганлык, авырлыкның кимүе һ.б.). Мондый авырулар инде туберкулез инфекциясенең куркыныч чыганагы булып тора, бу исә алар белән яшәү урыны яки коллективта үзара бәйләнештә торучы затларны йогышлауга китерә.

Моннан тыш, туберкулез белән авыручылар соң ачыкланганда, озак дәвалануга мохтаҗ. Кайбер соң ачыкланган очракларда авыру үлем белән тәмамлана.

Авыруны иртәрәк ачыклау максатында безнең илдә туберкулезга профилактик тикшерүләр үткәрелә. Өлкән халык өчен үпкәләрне елына кимендә бер - ике тапкыр флюорографик тикшерү каралган (һөнәргә, сәламәтлеккә һәм төрле хәвеф-хәтәр төркемнәренә карап), ә балалар өчен, 12 айлык яшьтән башлап, еллык иммунологик тикшеренүләр (Манту пробасы, Диаскинтест) үткәрелә.    Туберкулез авыруын йоктыру куркынычы зур булганда, тикшерүләр арта.

Махсус туберкулёз иммунитеты туберкулезга каршы вакциналар (БЦЖ һәм БЦЖ-М) иммунизациясенә ирешелә. Яңа туган балага бала тудыру йортында яшәүнең беренче көннәрендә прививка ясыйлар, бу исә 5-7 ел дәвамлылыгы белән иммунитетны тәэмин итә. Тискәре Манту пробасы булганда, туберкулёзга каршы кабат 7 яшьтә прививка ясыйлар. Иммунизация яшь балаларда туберкулез менингитларының үсешен кисәтә, балаларны туберкулезның авыр формаларыннан саклый һәм йоктырганда аның үсеш куркынычын киметә.

Җәмгыятьтә туберкулез таралуга каршы тору өчен һәр кешенең аңлавы һәм җаваплылыгы мөһим.

Сәламәтлегегезне саклагыз һәм бу инфекциягә каршы көрәшкә үз өлешегезне кертегез, туберкулезга профилактик тикшерүләрне вакытында үтәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International