26 нчы "Барс" махсус билгеләнештәге отряд көрәшчесе Руслан Галәмов истәлегенә багышланган кул көрәше буенча ачык шәхси беренчелек

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Кул көрәше- Ватанны саклаучылар спорты

Ял көннәрендә Чаллы шәһәрендә 26 нчы «Барс» махсус билгеләнештәге отряд сугышчысы Руслан Галәмов истәлегенә багышланган   кул көрәше буенча ачык шәхси беренчелек узды.

Ярышлар югары дәрәҗәдә, Русланның туганнары, спецназчыларның сугышчан иптәшләре һәм бөтен республикадан спортчылар катнашында узды.

Менделеевск шәһәренең «Сатори " клубы тәрбияләнүчеләре ике медаль яулады:

Көмеш - Шербакова Арина (12-13 яшьлек кызлар) 

Бронзага Ганиев Камил (16-17 яшьлек егетләр) лаек булды.

Егетләрне һәм тренерларны бүләкләре белән котлыйбыз! Алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International