«Язгы каникуллар» һәм «Җәяүле " оператив-профилактик чаралар кысаларында «ЮХИ» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулованың шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмәсе узды. Ул балаларга юлны бары тик җәяүлеләр юлы аша, светофорның яшел сигналына гына үтәргә, шулай ук яктылыкны кире кайтаручы элементларны мәҗбүри кулланырга кирәклеген искәртте.
Шулай ук мәктәп укучыларына «Юл тозаклары» дигән танып белү видеосы күрсәтелде. Балалар юл хәрәкәтендә үз тормышларын ничек саклап калырга икәнен белделәр.