«ПромРейтинг» агентлыгы 2022 елның IV кварталында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең, шәһәр һәм район башлыкларының медиа-нәтиҗәлелеген тикшерү нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев рейтингта 8нче урынны алып, күрсәткечләрне берьюлы 17 позициягә яхшыртты. Тикшерүчеләр социаль челтәрләрдә эшнең сыйфатын һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавапны, шулай ук районның республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларында тәкъдим ителүен билгеләп үттеләр.
Агентлык билгеләп үткәнчә, 2022 елның дүртенче кварталы республикада өлешчә мобилизация, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм билгесе астында узды. Икенче квартал рәттән беренче планга әлеге эшне билгеләгән район башлыклары чыкты. Рейтингтагы күрсәткечләрнең күп өлеше нәкъ менә ярдәм күрсәтүнең сыйфатына һәм махсус хәрби операция һәм аның катнашучылары проблемаларына игътибар итүгә бәйле.
Рейтингта беренче урыннарны Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм республика прокуроры Илдус Нәфыйков алды. Радмир Беляев медиа-нәтиҗәлелек рейтингында Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм мәдәният министры Ирада Әюпова арасында урнашты.
Медиакиңлектә иң резонанслы темалар буларак Менделеевск вакыйгалары аталды, мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен реабилитация үзәге булдыру, Менделеевскиның 1 млрд сумнан артык бюджеты, глэмпинг-паркның барлыкка килүе, Радмир Беляевның «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы укучылары версиясе буенча район башлыклары арасында «Ел кешесе»сайлавы турында хәбәр. Аналитиклар мобилизацияләнүчеләргә, аларның балаларының Яңа ел теләкләрен үтәүләренә ярдәм иткәне өчен социаль челтәрләрдә район башлыгына һәм хакимиятенә аерым рәхмәт белдерүләрен билгеләп үттеләр..
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Менделеевск районы башлыгы «Диалог»коммерцияле булмаган автоном оешмасы экспертлары тарафыннан төзелгән социаль челтәрләрне алып бару сыйфаты буенча беренче унлыкка керде.