«Шифалы су - Ижминводы» шифаханәсендә «Иркен сулыш " программасы кысаларында яңа процедура барлыкка килде

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Беренче тапкыр "Иркен сулыш" программасы кысаларында "Шифалы су - Ижминводы" шифаханәсендә генә яңа процедура  - ГЕЛИЙ КИСЛОРОД ТЕРАПИЯСЕ тормышка ашырыла.

Әлеге проект Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерүгә гранты ярдәмендә мөмкин булды.

Гелий-кислород терапиясе-Covid-19 коронавирус инфекциясе һәм сулыш органнары авырулары кичергән кешеләрне дәвалауның инновацион ысулы.

ГЕЛИЙ КИСЛОРОД ТЕРАПИЯСЕ ТҮБӘНДӘГЕ АВЫРУЛАРДАН САВЫГЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ:
 
Альвеолларга кислород җибәрү бозылу белән бәйле авырулар
Гемоглобинның кислород белән туенуы бозылу белән бәйле авырулар
Тормыш өчен мөһим органнарга кислород җибәрүнең бозылуы белән бәйле авырулар
Нерв системасы авырулары
Эндокрин системасы авырулары

 Белгеч консультациясе кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International