Алкогольне заманча сату турында нәрсә белергә кирәк?
- Закон белән рөхсәт ителгән алкоголь лицензияле ваклап сату кибетләрендә генә сатыла. Шул ук вакытта кибет бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы белән җиһазландырылырга тиеш
- Закон белән рөхсәт ителгән алкогольле шешәләргә федераль махсус маркалар (ФСМ) куелырга тиеш.
- Закон белән рөхсәт ителгән алкоголь сатып алганда сатучы сатып алучыга бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлү факты турында мәгълүматлар булган штрих кодлы чек бирергә тиеш.
- Законлы алкоголь сату тыела:
- төнлә 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр,
- балигъ булмаган гражданнарга,
- пластик савытларда,
- кулдан,
- чатырларда һәм кибетләрдә (стационар булмаган сәүдә),
- интернет аша.
Шуңа күрә алкогольле продукцияне лицензияле кибетләрдә генә сатып алырга кирәк. Бүгенге көндә Менделеевск районында 58 сәүдә объектының алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензияләре бар: шәһәрдә – 37, авылда – 21.
Алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе белән сатып алучының почмагында танышырга мөмкин.
Ялган спирт нәрсә белән куркыныч? Ялган алкогольдә метил спирты булырга мөмкин. Нәкъ менә аннан кешеләр үлә яки инвалид кала. Үзәк нерв системасы зарарлана, күзләр күрми, бөерләр һәм башка эчке органнар эшләми башлый.
Шулай ук алкогольле эчемлекләр сыйфатында спиртлы азык булмаган сыеклыкларны, даруханә косметик чараларын, көнкүреш химиясе чараларын, спиртлы парфюмер продукцияне кулланырга ярамый.
Законсыз алкоголь сату фактлары ачыкланган очракта, битараф булмаган халыкның ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында белдерү бирү мөмкинлеге бар https://uslugi.tatarstan.ru/ Шул ук вакытта белдерүнең авторы турында мәгълүмат конфиденциаль, портал кулланучыларына карау өчен ачык түгел һәм ведомстволарга граждан ризалык биргән очракта гына бирелә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы