Менделеевскида өмәләр башланды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

1 апрельдән Менделеевск районында санитар-экологик икеайлык башлана.

Кичә үк администрация һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре, ТИҮ рәисләре, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре "Ушков утраулары"паркын җыештыру өчен чыктылар. 

Беркетелгән территорияләрне шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре дә чистарта.

Шулай ук иртәгә шәһәр һәм район администрациясе, учреждениеләре һәм оешмалары, предприятиеләре хезмәткәрләре өмә үткәрәчәк. Ә инде шимбә көнне 9: 00 сәгатьтә өмә барлык ишегалларында яшәүчеләр һәм Идарәче компания катнашында узачак.

Барлык халыкны кыштан соң шәһәрне чистарту хәрәкәтенә кушылырга өндибез. Шәһәребезне чистартарак  һәм матуррак итик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International