Төзелеш объектларын карап чыгу

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Радмир Беляев #менделеевсккомандасы белән төзелә торган объектларда булды.

Хәрби комиссариат. 1955 елгы бинада беренче тапкыр зур ремонт үткәрелә. Ул март башында башланды. Хәзер түбә ябыла, фасад ремонтлана, бөтен сантехника алыштырылачак, эчке бизәлешләр ясалачак, территория төзекләндереләчәк. Бинаны куркынычсызлык системасы белән тәэмин итәчәкләр һәм 16 камера урнаштырачаклар. Эшләрне быел җәйдә тәмамларга планлаштыралар.

Балалар сәнгать мәктәбе филиалы Этюд. Кабинетларны, хореография һәм театр сыйныфларын, остаханәләрне һ.б. ничек бүлеп бирү турында фикер алыштылар. Эшләрне июль аена тәмамлау планлаштырыла.

«Менделеевск үзәне» балалар иҗаты үзәге проектын тәмамлау стадиясендә. Булачак аш-су классы, конференцияләр залы, кабинетлар, остаханәләр һәм лабораторияләрны карадылар. Эшләрне апрельдә башлау, җәйге чорда тәмамлау планлаштырыла.

- Төп бурыч-барлык эшләрне сыйфатлы башкару,.. Бу мизгелне контрольдә тотабыз, - диде район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International