«Менделеевсказот» ҖЧҖ предприятиесе Татарстан Республикасы төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән эшли башлагач, үз локомотив депосын төзү турында карар кабул итте.
«Менделеевсказот» - «Аммоний» АҖнең бүлендек предприятиесе, компания тимер юл транспорты белән йөк төяү өчен йөк вагоннарын әзерләү белән шөгыльләнә һәм «Аммоний» АҖ һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидентлары өчен йөк ташу вакытында Россия тимер юлларыннан кабул итүче бердәнбер бәйләүче звено булып тора. Хәзерге вакытта составларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белән чит оешмалар шөгыльләнә.
«Менделеевсказот» ҖЧҖ 2022 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашты. Башта барлык процесслар да участокта анализланды. Ул вакытта "тар урыннарны" таба һәм локомотивларга хезмәт күрсәтү һәм ремонт өлкәсендә югалтуларны ачыклый алдылар. Анализ күрсәткәнчә, предприятиенең локомотив паркы югары темплар белән үсә (бүген 9 тепловоз эшли), ә перспективада «Аммоний-2» заводы төзелеше белән бәйле рәвештә йөк әйләнеше җитди артачак.
Шуңа күрә экспертлар үз локомотив депосын төзергә киңәш итте.
Бу предприятие мәйданчыгында локомотивларга техник хезмәт күрсәтүне һәм ремонтлауны үз көче белән үткәрергә һәм аларны төзек хәлдә тотарга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук чит оешмаларның хезмәтләренә чыгымнарны шактый киметәчәк.
Проектны гамәлгә ашыру 19 яңа эш урыны булдыруга ярдәм итә. Төзелешне апрель аенда башлау планлаштырыла, эшләрне быел ноябрьдә үк төгәлләячәкләр.