ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ! БӘХЕТСЕЗЛЕК ОЧРАКЛАРЫН БУЛДЫРМАС ӨЧЕН КИРӘКМӘГӘНДӘ СУЛЫКЛАРГА ЯКЫН КИЛЕРГӘ ЯРАМЫЙ!
Язгы ташу вакытында елгаларда һәм сулыкларда булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык чаралары буенча инструктаж
Яз көне, ташу чорында, бозда куркынычсызлык чаралары
Яз җитү белән кояш нурлары тәэсирендә боз бик тиз эри. Яз көне елгаларда су агымының көчәюе аңа тагын да җимергечрәк тәэсир итә, ул аны түбәннән эретә. Көннән-көн ул юкара, йомшара бара. Мондый бозда хәрәкәт итү зур куркыныч белән бәйле булуы бик аңлашыла.
Язгы бозның көзге һәм кышкы боздан кискен аерылуын белергә кирәк. Әгәр дә көзге боз кеше авырлыгы астында, куркыныч турында кисәтеп, ярыла башласа, язгы боз ярылмый, аска төшеп китә, бозлы боткага әйләнә.
Укучыларга язга сулыкларны кичү катгый тыела!
Исегездә тотыгыз, язгы боз - кешегә капкын ул!
Бигрәк тә елгалар ачылганда, бозда уйнау ярамый. Боздан бозга сикерү, ярдан ераклашу бик куркыныч.
Су ташу һәм бозкиткәндә яр буенда булу куркыныч, чөнки су тизлеге аны юдыра һәм җимерә.
Язгы ташу вакытында иминлек чаралары
Язгы ташу чоры елга, буа, сулык тирәсендә яшәүчеләргә бигрәк тә куркыныч. Кышын боз өстеннән җәяүлеләр кичүеннән файдаланырга күнеккән күпләр яз көне боз эрегәндә барлыкка килә торган куркыныч турында оныталар.
Яз көне елганы, буаны, күлне боз өстеннән кичү куркыныч. Җәяүлеләр кичүен билгеләүче билгеләрне игътибар белән күзәтергә, боздагы махсус түшәмәләрдән файдаланырга кирәк. Тикшерелмәгән бозга чыгу - зур куркыныч.
Исегездә тотыгыз, елга агымы текә ярларны нык яра Ишелеп җимерелеп төшүләр булырга мөмкин. Яр буендагы язгы бозлыкларга сокланудан сакланыгыз.
Яз көне буаларга бару куркыныч. Онытмагыз - алар көтмәгәндә боз белән кубарылырга җимерелергә мөмкин. Боз өемнәренә якын килмәгез
Исегездә тотыгыз, язгы ташу җаваплы чор! Иң күп бәхетсезлек очраклары язда елгада укучылар белән була. Балалар еш кына елга буенда шаяралар, хәтта бозда шуарга да өлгерәләр.
Мәктәп укучылары! Елганы даими күзәтү алып барыгыз. Язгы ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен иптәшләрегезгә аңлатыгыз.
Боз китү бик куркыныч, бигрәк тә сулык өслегенә җир асты чишмәләре чишмәләре чыга торган, сәнәгать предприятиеләреннән җылы су агып торган урыннар, боздан чыгып торган куаклар, камышлар, корыган ботаклар һ.б. янында. Ташкын чоры бездән саклык, бозда һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Язгы ташу вакытында текә ярлардан агып төшүче бозларны карап хозурланудан сакланыгыз, чөнки шуның аркасында ярлар ишелеп төшә. Бозлар бер-берсе өстенә өелгәндә сулыкларга чыгарга ярамый.
Исегездә тотыгыз! Язгы ташу вакытында боз өстендә уеннар, көймәләрдә, салларда йөзү яшәү өчен куркыныч!
Сак булыгыз: язгы ташу!
Ташу чорында, бигрәк тә су басу мөмкин булган торак пунктларда, даими рәвештә радионы яки телевизорны кабызып тотарга кирәк, чөнки зур су көтмәгәндә килергә мөмкин. Куркынычсызлык чаралары буенча алдан ук чаралар уздырырга (кирәкле азык-төлек продуктлары, кием-салым, эчә торган су һ.б. белән тәэмин итәргә; кирәкле документларны (паспорт, туу турында таныклык) җыярга һәм аларны целлофанга төрәргә).
Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Боз өстенә төшкәнче, боз ярга тоташкан урынны тикшергәнче, анда кар белән капланган ярыклар булырга мөмкин. Елга тамакларында боз ныклыгы агымнар аркасында юкара
Боз өстеннән хәрәкәт иткәндә аның ныклыгын кул астындагы чаралар (таяк яки чаңгы таягы) белән тикшерегез. Аяк белән тибеп бозның ныклыгын тикшерү куркыныч!
Елганы яисә күлне чаңгыда кичү куркынычсызрак. Чаңгыларның ныгытмаларын ычкындырыгыз һәм кул беләзегеннән чаңгы таякларының элмәкләрен салыгыз. Иң яхшысы салынган чаңгы эзе буенча хәрәкәт итү.
Зәңгәрсу яки яшькелт төстәге үтә күренмәле боз ныклы санала. Аз гына тонык яки ак боз - нык түгел Мондый бозның төсе эрегәндә, яңгырда яисә кар явып су белән капланганда, ә аннары туңдырган чакта чыга.
Әгәр суга төшеп киткәнсез икән,тыныч калырга тырышыгыз, өстегездән авыр аяк киемен һәм өс киемен салыгыз, башыгыз белән чуммас өчен, кулларыгызны җәеп боз читләренә ябышыгыз, әкрен генә корсагыгызга яки аркагызга ятыгыз. Агым сезне боз астына алып китмәсен өчен кискен хәрәкәтләр ясамыйча, күкрәгегез белән шуышып, киң итеп җәйгән аякларыгызны бер-бер артлы өстерәп чыгарыгыз. Якында гына йөзүче яки су өстендә калкып торган предметлардан файдаланыгыз. Судан чыккач, аннан ераграк китеп килгән якка шуышыгыз.
Әгәр сезнең күз алдыгызда кеше бәлага очраса - ярдәмгә барам дип, кычкырыгыз. Кулларыгызны киң җәеп, катмаган су янына шуышып килегез Үзегезнең таяну мәйданын арттыру өчен чаңгы яки фанерга ятсагыз, яхшырак булачак. Катмаган су кырыена үрмәләргә ярамый, югыйсә суга төшеп китәргә мөмкин. Каеш яки шарф, теләсә нинди такта, колга, чаңгы сезгә кешене коткарырга ярдәм итәчәк. Бәйләнгән предметларны 3-4 метрга ыргытырга кирәк. Әгәр дә сез үзегез ярдәм итәсез икән, һичшиксез, бозга ятарга, судан чыгарга ярдәм итү өчен зыян күрүчегә таяк, колга, каеш яки шарф һ.б. бирергә кирәк, . Аннары зыян күрүчене җылы бинагаалып керергә, коры кием-салым кидерергә, кайнар чәй эчерергә. Кирәк булганда беренче медицина ярдәме күрсәтергә яки дәвалау учреждениесенә китерергә.
Иң гади коткару чарасы булып ике очында да элмәкләр булган зур (70 см озынлыгында) һәм гадәти нык бау (озынлыгы 10м) хезмәт итә ала.
Ялгыз булмасагыз, бер-берегезне аякларыгыздан тотып, бозда чылбыр ясап, хәрәкәт итегез. Тиз һәм кискен хәрәкәт итегез: зыян күрүче бозлы суда тиз туңа, ә киемнәре юешләнгән килеш аны түбәнгә тарта. Зыян күрүчегә кул астындагы әйберне биреп, аны бозга чыгарыгыз һәм шуышып куркыныч зонадан читкә китегез.
Зыян күрүченең киемнәрен салдырыгыз һәм коры кием кидерегез. Әгәр коры кием юк икән, юеш киемнәрен сыгыгыз, аннары яңадан киендерегез. Зыян күрүчене мөмкин булса полиэтилен белән төрегез - парник нәтиҗәсе булачак.