2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләүнең гаризасыз тәртибе гамәлгә керде. Пенсия һәм аңа социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасы, гражданны инвалид дип таныган көннән башлап, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә, социаль фондка раслаучы документлар тапшыру кирәкми.
Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләү турында карар инвалидларның Федераль реестрыннан инвалидлык турында мәгълүмат килгән көннән алып биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турында карар чыгарылганнан соң өч эш көне эчендә социаль фонд бу хакта гражданга хәбәр итә. Пенсия билгеләнгән дигән хәбәр шәхси кабинетка дәүләт хезмәтләре порталында яки почта аша килә, әгәр порталда аккаунт булмаса.
Пенсия билгеләнгәннән соң гражданнан пенсияне китерү ысулын билгеләргә кирәк булачак. Пенсияне китерү турында гаризаны онлайн рәвештә Россиянең социаль фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләүләрне китерү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә моның өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән яңа гариза бирергә кирәк: шулай ук онлайн рәвештә Россиянең социаль фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, шәхсән Россиянең социаль фондында яки күпфункцияле үзәктә
Пенсия инвалидлык билгеләнгәнче пенсионер булмаган гражданнарга билгеләнә. Әгәр инвалидлык пенсия алган гражданга билгеләнә икән, Россиянең социаль фонды өстәмә рәвештә айлык акчалата түләү билгели.
"Социаль ярдәм чараларын билгеләү процессын тизләтү һәм белешмәләр җыюдан баш тарту максаты белән социаль казначылык кысаларында актив режимда, ягъни гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка, дәүләт хезмәтләре күрсәтү гамәлгә ашырыла", – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.