Әлфия Когогина Татарстанда социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде

2023 елның 31 марты, җомга

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм республиканың кайбер муниципалитетлары җитәкчелеге катнашында киңәшмә көн тәртибендәге төп мәсьәлә социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру булды.

"Россия Президенты игълан иткән программа башланганнан бирле безнең республика халкы 25 меңнән артык гариза биргән, һәм бүген газ 13,7 мең йорт хуҗалыгы кишәрлекләре чикләренә җиткерелгән. Әйтергә кирәк, программа зур ихтыяҗ белән файдалана. Татарстан монда да лидер – газлаштыру дәрәҗәсе 99,5 % тан артык тәшкил итә. Ләкин республика үсә, актив шәхси төзелеш бара, йортлар саны арта, газ бик кирәк», – дип аңлатма бирде Когогина.

"Быел мөһим карарлар кабул ителде, хәзер аларны гамәлгә ашыру өстендә   эшлибез. РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә 1 марттан йортларның җир кишәрлекләре чикләренә кадәр бушлай газлаштыру   чикләнмәгән генә түгел, ә мәктәпләргә, балалар бакчаларына, фельдшер-акушерлык пунктларына да кертеләчәк. Татарстанда уздырылган инвентаризация нәтиҗәләре буенча газлаштыру программасына сәламәтлек саклау тармагының 36 объекты һәм 22 белем бирү учреждениесе керде.

Шуны да билгеләп үтәсем килә, узган елдан Татарстанда ташламалы категорияле гражданнарга кишәрлек чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге җиһазлар өчен субсидия бирелә. 2022 елда гомуми сумма 77 млн сум тәшкил итә, 1 042 субсидия бирелгән. Быел аның күләме 100 мең сумга җиткерелгән. Моннан тыш, хәзер ташламалы категорияләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаиләләре дә кертелгән», – дип билгеләп үтте депутат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International