Баланың туу һәм тәрбияләнүе уңаеннан айлык түләү буенча сорауларга (Бердәм пособие) Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова җавап бирә

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

​- Күчмә милекне (автомобиль, машина,автотранспорт чарасы) сатудан яки арендага бирүдән кергән керем гаиләнең җан башына уртача кереме исәбенә кертелерме?

- Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә Россия Федераль салым хезмәтеннән тиешле мәгълүмат алган очракта акчалата алынган мөлкәтне сатудан һәм арендага бирүдән (наем, поднаем) кергән керемнәр исәпкә алына

- 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча түләү алган эшләүче ата-аналар бердәм пособие (бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле айлык пособие) рәсмиләштерә аламы?

-Әйе. Әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме 1 төбәк яшәү минимумыннан  түбәнрәк булса һәм гаилә мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү критерийларын үтәсә, бердәм пособие (баланың тууы һәм тәрбияләнүе белән бәйле айлык пособие) билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International