Дәүләт Думасы беренче укылышта 14-18 яшьлек яшүсмерләргә җәйге чорда эшләп алырга мөмкинлек бирүче закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлата: «Мәктәп укучысы өчен, беренче чиратта, сыйфатлы белем алу өстенлекле, әмма, социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп кенә өлкән сыйныф укучылары җәй көне, уку процессыннан буш вакытта өстәмә эш табарга телиләр. Бүгенге көндә, эшкә урнашу кыен булганга, балалар андый мөмкинлекне алмый. Ата-аналар документлар җыюга шактый вакыт сарыф итәләр, эш бирүчеләр медицина тикшерүләре өчен түләргә мәҗбүр, еш кына яшүсмернең диспансер тикшерүе үтүе дә туры килә. Без кабул иткән инициатива яшүсмерләрне эшкә урнаштыруны шактый җиңеләйтергә тәкъдим итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексында үзгәрешләр белән белешмәләр җыю процессын оптимальләштерергә һәм ата-аналары булган балигъ булмаганнар өчен опека хезмәтләре белән килештерү зарурлыгын юкка чыгарырга тәкъдим ителә, тик ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен генә килештерү зарурлыгын калдырганнар. Моннан тыш, мәктәп диспансеризациясе кысаларында алынган шундый ук анализлар булса, медицина тикшерүләре өчен эш бирүчеләргә түләү бетереләчәк.