Дәүләт Думасы беренче укылышта үзмәшгуль гражданнар өчен товарларны читтән торып сату вакытында реклама бирү чикләүләрен бетерүче закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Безнең партия проекты мәйданчыгында Бөтенроссия халык фронты белән берлектә әзерләнгән инициатива бүген үзмәшгуль гражданнарның маркетплейслар аша сатыла торган товарлар рекламасын урнаштыру өлешендә бүген гамәлдә булган хокукый бушлыкны юк итүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, документ гражданнарның кулланучылар буларак сатучы турында кирәкле ышанычлы мәгълүмат алу хокукын яклауны тәэмин итәргә тиеш.
Закон проекты белән товарларны сатуның читтән торып сату ысулы белән рекламалауда күрсәтелә торган сатучы турында белешмәләр исемлеген шәхси эшмәкәр булмаган һәм «һөнәри керемгә салым»махсус салым режимын кулланган физик затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, салым түләүченең идентификацион номеры турында белешмәләр белән тулыландырырга тәкъдим ителә.