4 апрельдә администрациядә салым һәм салым булмаган бурычны каплау, керемнәрне ачык итү һәм Менделеевск муниципаль районы халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, алгарышлы социаль икътисадый ]үсеш территориясен һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов җитәкчелегендә ведомствоара баланс комиссиясе утырышы булды.
Очрашуда минималь хезмәт хакыннан түбән хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне тыңладылар
Шулай ук Менделеевск районы предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләре тарафыннан РФ Социаль иминият фондына иминият кертемнәрен вакытында түләмәү турында; Менделеевск районы бюджет оешмаларында эшләүче салымнар буенча бурычлылар турында мәгълүмат тикшерелде.
Ахырда Менделеевск муниципаль районы предприятиеләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру, предприятие хезмәткәрләренең салым бурычы турында смс-мәгълүмат буенча гаризаларын оешкан рәвештә җыю буенча хисап турында фикер алыштылар.