Хатын-кызларга нинди түләүләр тиешле? Нинди күләмдә?
Әйдәгез, йөклелекнең башлангыч чорында медицина оешмасында исәпкә алынган хатын-кызларга айлык пособие белән башлыйк.
Бала көткән хатын-кызга түләү алу өчен аның йөклелек вакыты алты һәм аннан да күбрәк атна булырга тиеш, һәм ул 12 атнага кадәр медицина оешмасында исәпкә алынган.
Бердәм пособие яшәү төбәгендә җан башына билгеләнгән бер яшәү минимумыннан түбән уртача керемле гаиләләр өчен билгеләнгән. Татарстан Республикасында 2023 елда ул җан башына 12 219 сум тәшкил итә.
Йөкле хатыннар өчен бердәм пособие күләме эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләмендә билгеләнгән 13319 сум.
Узган ел йөкле хатыннар эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының (ПМ) 50% гына пособие ала алган. Ә 2023 елның 1 гыйнварыннан, гаилә керемнәренә бәйле рәвештә, булачак әни төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100% күләмендә пособиегә дәгъва итә ала.
Әгәр йөкле хатын бер пособиегә гариза биргән һәм аны бала туганчы алган икән, бала тугач, ул 0 яшьтән 17 яшькә кадәр түләүне үз эченә алган Бердәм пособиегә башка гариза бирә ала.
Бердәм пособие турында сөйләгез? Бу нәрсә һәм ул кемгә билгеләнә?
Бердәм пособие социаль ярдәмнең төрле чараларын бер пособиегә берләштерә, шулай ук кирәкле документлар пакетын бирү процедурасын стандартлаштыра һәм гадиләштерә, бу гражданнарга бер гариза буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.
2023 елның 1 гыйнварыннан аны алу хокукына баланың ата-аналарының, уллыкка алучыларының яки опекуннарының берсе ия. Ул Россия Федерациясе гражданы булырга һәм ил территориясендә яшәргә тиеш. Гаиләдә 17 яшькә кадәрге берничә бала булганда, һәркайсына Бердәм пособие билгеләнә. Әгәр бала 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туган икән, гаиләнең элеккеге кагыйдәләр буенча пособие алу яки яңа бердәм пособиегә күчү хокукы булачак. Инде элегрәк алучы кешеләр билгеләнгән срок тәмамланганчы аларны алуларын дәвам итәчәкләр.
Балаларга бердәм пособие күләме Татарстанда балаларның яшәү минимумы нигезендә исәпләнә - 11852 сум һәм гаилә кеременә карап, әлеге сумманың 50, 75 яки 100% күләмендә түләнә.
Ана гаилә капиталы турында берничә сүз әйтегез әле, ул кемгә бирелә, нинди күләмдә һәм аны ничек кулланырга?
Ана гаилә капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә һәм 2026 ел ахырына кадәр озайтылды. 2020 елдан ана капиталы беренче бала туганда бирелә һәм аның күләме 586 946 сум, икенче бала туганда өстәмә рәвештә 188 682 сум тәшкил итә. Ана капиталының тулы суммасы - 775 628 сум. Аны ай саен түләүгә, торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, инвалид балаларны социаль яраклаштыруга һәм җәмгыятькә интеграцияләүгә, әниләрнең тупланма пенсиясенә юнәлтергә мөмкин.