Администрациядә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы узды, анда безнең команданың теләсә нинди гадәттән тыш хәлләргә тиз җавап бирергә әзерлеге турында фикер алыштылар.
Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар күтәрелде:
1. Менделеевск муниципаль районы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында.
2. Янгын куркынычы сезонына чаралар әзерлеге турында.
3. Язгы ташу һәм су басу чорында су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү чаралары турында.
4. «Җиңү көне»нә багышланган бәйрәм чараларын уздыруга әзерлек турында.
5. Язгы кыр эшләренә әзерлек турында.