Россиянең Татарстан Республикасы буенча социаль фонды хәбәр иткәнчә, җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән гражданнарга айлык түләүләрне алга таба күчерү өчен «МИР» илкүләм түләү системасының банк картасын рәсмиләштерергә кирәк.
«Илкүләм түләү системасы турында» 2011 елның 27 июнендәге 161-ФЗ номерлы Федераль законның 30.5 статьясына ярашлы рәвештә күчеш чоры 2023 елның 1 июленә кадәр билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, бу таләп башка түләү системаларының банк карталары счетларына айлык иминият түләүләрен алучы гражданнарга гына кагыла.
Үзгәрешләр түләүләрне почта элемтәсе бүлекчәләре аша китерү белән шөгыльләнүчеләргә, айлык түләүләрне кредит оешмаларындагы счетларга (кертемгә), ягъни банк картасы булмыйча китерү белән шөгыльләнүче башка оешмаларга кагылмаячак, алар өчен бернәрсә дә үзгәрмәячәк, түләүләр элеккечә үк график буенча китереләчәк.
Кредит учреждениесендә «МИР» картасы ачылганнан соң, счетның яңа реквизитларын алучының исәп-хисап (шәхси) эше урнашкан урын буенча Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләренә бирергә кирәк.