Менделеевск районындагы социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова белән әңгәмә

2023 елның 7 апреле, җомга

​Балалы гаиләләргә түләүдән тыш, хатын-кызлар пенсиягә чыкканда ниндидер ташламалардан файдаланалармы? Кем вакытыннан алда пенсиягә чыга ала?

Гамәлдәге пенсия законнары нигезендә 50 яшькә җиткәч, биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан күп балалы аналар һәм 8 яшькә кадәр тәрбияләгән балачактан инвалидларның ата-аналары (әниләре 50 яшьтә, әтиләре 55 яшьтә)  вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.

Дүрт бала тапкан хатын - кызлар 56 яшькә җиткәч, ә өч бала тапкан хатын-кызлар 57 яшькә җиткәч пенсиягә хокук ала.

Пенсияне рәсмиләштергәндә бала карау вакыты исәпкә алынамы? Һәм ул ничек бәяләнә?

Россиянең социаль фонды хатын-кызларга пенсия рәсмиләштергәндә балаларны карау вакытларын автомат рәвештә исәпкә ала. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, бу вакыт әнинең стажына кертелә һәм аның пенсия коэффициентларын арттыра.

Бала туганнан соң беренче 1,5 ел әнигә стаж итеп исәпләнә һәм пенсия билгеләгәндә аңа 2,7 пенсия коэффициенты бирә. Икенче баланы 1,5 ел карау   шундый ук стаж формалаштырырга мөмкинлек бирә, әмма пенсия коэффициентлары югарырак -5,4. Өченче яки дүртенче баланы карау тагын 1,5 ел стаж һәм 8,1 пенсия коэффициенты бирә. Быел пенсия коэффициентлары саны 25,8 булырга тиеш.

Әгәр хатын-кыз бала тугач та эшләвен дәвам итсә, пенсияне рәсмиләштергәндә аңа иң отышлы коэффициентлар һәм стаж эшкә урнашу вакытында яки бала караган   вакыт исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International